ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмарада мәгълүмат чараларының “Ышаныч һәм иминлек” бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде

9 ноябрь 2018, 02:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмарада мәгълүмат чараларының “Ышаныч һәм иминлек” бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде Җиңүчеләрнең һәркайсына Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Кукмара, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада массакүләм мәгълүмат чараларының “Ышаныч һәм иминлек” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Бу турыда район басмасы сайты хәбәр итә.

Әлеге чарада ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов, “Хезмәт даны” (Трудовая слава) район газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасының район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлевалар катнашты

 “Балаларга имин юллар” номинациясендә - “Кукмара авазы” радиосы бүлеге мөдире Алевтина Асанова, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре” номинациясендә - “Кукмара авазы” радиосы мөхәррире Ләйсән Надеева җиңде.

“Иң яхшы район газетасы” номинациясендә район газетасының kukmor-rt.ru сайты мөхәррире Эльвира Мөбарәкшина җиңүче дип табылды.

Җиңүчеләрнең һәркайсына Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10