ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәннең Лашман җирлегендә дәүләт үзсалым акчасына 1 млн 102 мең сум өстәгән

9 ноябрь 2018, 05:00 , Фото: Марат Гомәров

Чирмешәннең Лашман җирлегендә дәүләт үзсалым акчасына  1 млн 102 мең сум өстәгән
Быелгы үзсалымның 500 мең сумын урам яктырткычларын тәртиптә тотуга

(Чирмешән, 9 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районының Лашман авыл җирлегендә быел җан башыннан 300 сум исәбеннән 275 мең 500 сум үзсалым акчасы җыелган. Дәүләт 1 миллион 102 мең сум өстәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быелгы үзсалымның 500 мең сумын урам яктырткычларын тәртиптә тотуга, Лашман авылындагы Беренче Май, Химиклар урамнарында яктырткычлар яңартуга кулланганнар.

442 мең сум акча су башняларын карап тотуга киткән, 438 мең сумга кышын, җәен урам юлларын чистартканнар.

"Киләсе, 2019 елда безнең авыл җирлегендә үзсалым күләмен 400 сум итеп җыярга килешенде. Референдумга шул сан куелачак", - диде авыл җирлеге башкарма комитеты хисапчысы Мөслимә Садыйкова.

Җыелган акча юллар чистартуга, су башняларын буяп яңартуга, Лашман авылында юллар ремонтына, Әмир авылы зиратын карауга тотылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10