ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кыскартылган татар теле укытучылары барыбер мәгариф системасында калды – Илсур Һадиуллин

8 ноябрь 2018, 21:55 , Фото: архив/Султан Исхаков

Кыскартылган татар теле укытучылары барыбер мәгариф системасында калды – Илсур Һадиуллин Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары татар теле укыткан 1224 кешенең яңадан әзерлек узганын әйтте.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары кыскартылса да, алар барыбер мәгариф системасында эшләргә калган. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

“Бездә биш меңнән артык татар теле укытучысы бар иде. Хәзер аларның саны 3,5 меңнән артык. Бер ел эчендә 1300 дән артык укытучы кыскартылган иде, шуларның 1224е яңадан укыды һәм безнең системада калды”, - диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, алар әзерлек үтеп, рус теле, математика, физика укытучылары булган.

“Системадан йөзләп кеше китте. Алары да я пенсионерлар, я эшләргә теләмәгәннәр”, - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10