ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Томск уку йортлары мөмкинлекләрен берләштерергә телибез

8 ноябрь 2018, 21:41 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Томск уку йортлары мөмкинлекләрен берләштерергә телибез Татарстан Президенты һәм Томск өлкәсе губернаторы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Томск өлкәсе — Россиянең ике инновацияле үзәге һәм аларның фәнни мөмкинлекләре читтән керүчеләрен алыштырырдай яңа продукт һәм технологияләр булдыруда берләшергә тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашу нәтиҗәләре буенча әйтте.

Визит в Томскую область

«Томск өлкәсе – Россиянең тикшеренү һәм мәгариф үзәге. Безнең компанияләрнең Томск коллегалары белән хезмәттәшлек итүен телибез. Без үзебезнең югары уку йортлары мөмкинлекләрен Томск өлкәсе уку йортларыныкы белән берләштерергә телибез», - диде ул.

«Безнең машина төзелеше, нефтехимия продукциясе һәм инновацион хезмәтләргә бүген ихтыяҗ барлыгына ышанам. Без аларның барысын да читтән ала идек, хәзер исә күбесе Россиядә җитештерелә», — диде Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәдә.

Визит в Томскую область

Ул соңгы өч елда ике төбәк арасында товар әйләнеше 1,7 млрд сумга җитүен искәртте.

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин бүген Татарстан һәм Томск өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Шулай ук әлеге документны 2018 — 2021 елларда тормышка ашыру чаралары планы кабул ителде.

«Бу безнең икътисад үсешенә, дустанә багланышларга яңа импульс бирәчәк. Безнең төбәкләр охшаш, безнең таяну ноктасы күп. Без көндәшләр түгел, без алга бару өчен бер-беребезне тулыландыра алабыз», — диде Сергей Жвачкин


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10