ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Томскида «СИБУР-Томскнефтехим» үзәгенең соңгы эшләнмәләре белән танышты

8 ноябрь 2018, 18:16 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Томскида «СИБУР-Томскнефтехим» үзәгенең соңгы эшләнмәләре белән танышты Фәнни үзәк хезмәткәрләренең бер өлеше Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортларын тәмамлаган.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскида эшлекле сәфәр барышында «СИБУР-Томскнефтехим» фәнни-тикшеренү оешмасы (НИОСТ) җитештергән соңгы эшләнмәләр белән танышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка пластик эшләнмәләргә (мәсәлән, линоулем, кабель продукциясе) сыгылмалылык бирә торган махсус пластификаторларны күрсәткәннәр. Ул лаборатория биналарын караган, юнәлеш җитәкчеләре белән аралашкан.

Визит в Томскую область

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика «СИБУР-Томскнефтехим» фәнни-тикшеренү оешмасы белән хезмәттәшлек алып бару белән кызыксына һәм пластмасса, каучук өлкәсендә уртак проектлар булдыра ала. 

«НИОСТта 216 хезмәткәр эшли. 20 проценты галим дәрәҗәсенә ия. Персонал югары квалификацияле, шуларның  бер өлеше Татарстанның әйдәп баручы университетларын тәмамлаган. Шуңа күрә елына йөздән артык фәнни проект эшлибез», — дигән үзәкнең генераль директоры Юрий Казаков.

Визит в Томскую область

«СИБУР-Томскнефтехим» фәнни-тикшеренү үзәге нефтехимия өлкәсендәге эшчәнлек белән шөгыльләнә, нефтехимия һәм газ эшкәртеп чыгару предприятиеләре өчен химик чималга тест уздыра, аналитик тикшеренүләр алып бара.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10