ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Россиянең бөек исемнәре»: тавыш бирүнең икенче этабы төгәлләнде

8 ноябрь 2018, 17:38

8 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тикшеренү үткәрәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия аэропортларына, шул исәптән «Бигеш» аэропортына да, мәшһүр ватандашларыбызның исемнәрен бирү буенча тавыш бирүнең икенче этабы төгәлләнде. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан халкы «Бигеш» аэропортына исем сайлауда катнаша. Исемлектә Владимир Бехтерев, Дмитрий Менделеев, Иван Шишкин, Кол Гали, Марина Цветаева, Николай Лемаев, Салих Сәйдәшев, Һади Такташ, Шиһабетдин Мәрҗани бар. 

Кичәге көнгә кадәр социаль челтәрләрдә һәм «Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре» порталында тәкъдим ителгән вариантлар арасыннан сайлап тавыш бирү мөмкинлеге бар иде.

8 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тикшеренү үткәрәчәк. Гомумиләштерелгән нәтиҗәләр буенча https://великиеимена.рф сайтында финал тавыш бирүе өчен өч кеше исеме ачыкланачак.



 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10