ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Мал табиблары бер тапкыр кулланылышлы җиһаз белән эш итәргә тиеш – Ветеринария идарәсе

8 ноябрь 2018, 16:06 , Фото: Александр Эшкинин, Султан Исхаков

Мал табиблары бер тапкыр кулланылышлы җиһаз белән эш итәргә тиеш – Ветеринария идарәсе “Стериль булмаган инструмент белән эш итүче ветеринарны хуҗа кеше терлегенә якын җибәрмәскә хокуклы”, - ди Александр Козлов.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Мал табиблары шәхси хуҗалыклардагы терлеккә төрле манипуляцияләрне бары тик бер тапкыр кулланылышлы корал белән генә ясый ала. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов әйтте.

“Ветеринария хезмәте әкренләп бер тапкыр кулланылышлы кораллар белән эш итүгә күчә. Мал табиблары бары тик “одноразовый” шприц һәм энә белән эшләргә тиеш”, - диде Александр Козлов.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, стериль кораллар мөгезле эре терлектә очрый торган лейкоз, бруцеллез һәм башка йогышлы чирләрне булдырмый кала ала.

“Күрше төбәктә нодуляр дерматит авыруы очраклары табылды. Республикада да сыерларда лейкоз чире чыгып тора. Барлык инфекция кан аша күчә, шуңа игътибарлы булу кирәк”, - диде Козлов.

Ветеринар сүзләренчә, әгәр мал табибының бер тапкыр кулланылышлы кораллары юк икән, хуҗа кеше аның хезмәтеннән баш тарта ала.

“Бер тапкыр кулланылышлы кораллар өчен мал хуҗасы үзе түли. Уртача алганда, шприц – 10, аның энәсе – 1,5 сум тора”, - диде Александр Козлов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10