ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Р.Миңнеханов Россия–Казахстан форумында Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итәчәк

8 ноябрь 2018, 15:22 , Фото: архив/Регина Гумарова

Р.Миңнеханов Россия–Казахстан форумында Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итәчәк 15нче Төбәкара хезмәттәшлек форумы делегатлары ике илнең туризм үсешендәге тенденцияләр хакында фикер алышачак.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Петропавловскида башланган Россия – Казахстан Төбәкара хезмәттәшлек форумының делегаты булачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Иртәгә, 9 ноябрьдә, Казахстанның Петропавловск шәһәрендә дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев катнашында Россия – Казахстан Төбәкара хезмәттәшлек форумы узачак. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша», - диде Галимова.

Россия һәм Казахстанда туризм үсешенең яңа алымнары һәм тенденцияләре фикер алышуда төп тема булачак, дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле. Татарстан стендында республиканың туристлык тармагындагы потенциалы тәкъдим ителәчәк.

  • XV Россия – Казахстан Төбәкара хезмәттәшлек форумы Казахстанның Петропавловск шәһәрендә уза. Анда 1000 делегат һәм дәүләт органнарыннан 150 җитәкче катнашыр дип көтелә.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10