ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме утырышын үткәрә

8 ноябрь 2018, 14:39 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме утырышын үткәрә Ислам дәүләтләре башлыклары 12 ноябрьдә Махачкалага җыелачак.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 ноябрьдә Махачкалада «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме утырышын үткәрә. Анда дини экстремизмга каршы тору мәсьәләләре кузгатылачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бүген шул хакта хәбәр итте.

«Утырышта катнашучылар дини экстремизмга тагын да нәтиҗәлерәк каршы тору өчен белем бирү факторыннан ничек тагын да нәтиҗәлерәк файдалану турында консультацияләр үткәрәчәк. Бу җәһәттән дә Татарстан үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер», - диде Галимова.

Ул Махачкаладагы утырышка Алжир, Мисыр, Индонезия, Иордания, Иран, Гыйрак, Йәмән, Пакистан, Сүрия, Судан кебек мөселман илләренең вәкилләре җыелачагын искәртте.

  • «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме 2006 елда РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының ул чагындагы президенты Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Россия күзәтүче сыйфатында Ислам хезмәттәшлек оешмасына кушылганнан соң төзелде. 2014 елдан төркемне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10