ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан 2019 елда цифрлы телевидениегә күчәчәк

8 ноябрь 2018, 14:25 , Фото: Султан Исхаков/архив

Татарстан 2019 елда цифрлы телевидениегә күчәчәк Телевизорлары цифрлы сигналны кабул итә алмый торган телетамашачыларга махсус приставка-ресивер сатып алырга киңәш ителә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан 2019 елда, «аналог»тан баш тартып, цифрлы телевидениегә күчәчәк. Бу республикада 20 телеканалны (1нче канал, Россия 1+Татарстан ДТРК, Матч ТВ, СТС, Пятница һ.б.) бушлай трансляцияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Күп кенә татарстанлылар цифрлы сигналны кабул итәргә сәләтле заманча телевизорлар сатып алды инде. Мондый телевизор хуҗаларына аларны, әгәр бу элегрәк эшләнмәгән икән, «аналог»тан цифрлы сигналны кабул итү режимына күчерергә кирәк.

Телевизорлары цифрлы сигналны кабул итә алмый торган телетамашачыларга махсус приставка-ресивер сатып алырга киңәш ителә. Аның бәясе - 700-800 сум.

Сораулар туган очракта, 8 800 220-20-02 бушлай федераль номерына, (843) 2000-528 номеры буенча Консультацияләр ярдәме үзәгенә шалтыратырга яки tatarstan@rtrn.ru электрон адресына язарга кирәк. карта.ртрс.рф. сайтында барлык станцияләр белән танышырга мөмкин.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10