ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ришат Хәбипов ноябрь аенда сөткә бәяләр тотрыкланырга тиешлеген әйтте

8 ноябрь 2018, 14:08 , Фото: Султан Исхаков/архив

Ришат Хәбипов ноябрь аенда сөткә бәяләр тотрыкланырга тиешлеген әйтте Аның сүзләренчә, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре бүген уртача 15 сумнан алып 20 сумга кадәр.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Ноябрь аенда сөт бәяләре тотрыкланыр дип көтелә. Бу хакта журналистларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

"Мониторингтан күренгәнчә, сөт бәяләре былтыргыга караганда әле һаман 1 сумга кимрәк. Ул өзеклекне ноябрь аенда куып тотарбыз дип өметләнәбез. Безнең республикада җитештерелгән натураль сөткә ихтыяҗ зур", - ди Ришат Хәбипов.

"Сөт җыючы компанияләр яхшы сыйфатлы сөтне чит төбәкләргә саталар. Шул сәбәпле, үзебездәге сөт эшкәртү предприятиеләренә сөт җитмичә дә кала", - диде ул.

Ришат Хәбипов сүзләренчә, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре бүген уртача 15 сумнан алып 20 сумга кадәр. "Шәхси хуҗалык вәкилләре сөткә бәяләр 20 сумнан булса, бернинди субсидия дә кирәк түгеллеген белдерәләр", - диде Хәбипов.

Бүген парламенттагы утырышта да Ютазы районы вәкилләре сөтне 15 сумнан сатып алулары турында әйттеләр.

ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында "2013-2020 елларда авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы, азык-төлек базарларын көйләү” дәүләт программасын 2018 елның 9 аенда гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10