ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Томскида «Микран» радиоэлектрон предприятиесе эшчәнлеге белән танышты

8 ноябрь 2018, 13:00 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Томскида «Микран» радиоэлектрон предприятиесе эшчәнлеге белән танышты Татарстан Президенты предприятиедә җитештерелгән продукция үрнәкләрен карады, сынау үзәге һәм җыю-монтаж цехлары эшен өйрәнде.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскида «Микран» инновацион предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фирма радиоэлектрон технологияләр эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Аның эшчәнлек өлкәсенә робот техникасы, мехатроника, СВЧ-электроника, радиолокация, телекоммуникацияләр һ.б. технологияләр керә. Компания фотоника һәм көч электроникасы өлкәләрендә җитештерү эшчәнлеген киңәйтә.

Визит в Томскую область

Татарстан Президенты предприятиедә җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты. Республика башлыгына предприятиенең тарихы, җитештерү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм инновацион үсеш перспективалары хакында сөйләделәр.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов җыю-монтаж цехлары һәм сынау үзәге эше белән танышты.

Визит в Томскую область


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10