ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

КФУ тарихта беренче тапкыр дөньякүләм предметлар рейтингында тәкъдим ителгән

8 ноябрь 2018, 11:44 , Фото: Михаил Захаров/архив

КФУ тарихта беренче тапкыр дөньякүләм предметлар рейтингында тәкъдим ителгән Югары уку йорты «Тормыш турындагы фәннәр» юнәлешендә – 501-600, «Физика фәннәре» юнәлешендә 301-400нче позицияләрне били.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университеты тарихта беренче тапкыр «Медицина һәм сәламәтлек турындагы фәннәр» юнәлеше буенча предметлар рейтингында тәкъдим ителгән. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөекбританиянең Times Higher Education журналы барлыгы дүрт юнәлеш буенча рейтинг төзи. Казан университеты быел шуларның өчесенә кергән.

Әйтик, югары уку йорты «Тормыш турындагы фәннәр» юнәлешендә – 501-600, «Физика фәннәре» юнәлешендә 301-400нче позицияләрне били.

«Медицина һәм сәламәтлек турындагы фәннәр» юнәлеше буенча Казан дәүләт университеты 501-600нче позициядә урнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10