ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимешнең бер процентында химик катнашмалар күп булуы ачыкланган

8 ноябрь 2018, 10:32 , Фото: Рамиль Гали/архив

Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимешнең бер процентында химик катнашмалар күп булуы ачыкланган Роспотребнадзор белгечләре тикшергән үрнәкләрнең 2,95 проценты гына нормативка туры килми.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Роспотребнадзор экспертлары яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясеннән алынган 88 мең үрнәкнең нормаларга туры килүен тикшергән. Шуларның чама белән 1 процентында химик катнашмалар күләме югары булуы ачыкланган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, үрнәкләрнең 0,91 процентында химик катнашмалар күләме зур булуы, шуларның 3,88 проценты бакча культуралары булуы ачыкланды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Микробиологик күрсәткечләр нормативына үрнәкләрнең 2,95 проценты туры килмәгән. Чит илләрдән импортланган җиләк-җимешнең 10,58 проценты бу күрсәткечләр буенча нормативка туры килми, дип ачыклык кертелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10