ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә «Татар Оскары» һәм татар модасы атналыгы оештырырга җыеналар

8 ноябрь 2018, 10:49 , Фото: скриншот поста instagram.com/shtab.tatary/

Мәскәүдә «Татар Оскары» һәм татар модасы атналыгы оештырырга җыеналар «Урман күле» форумында катнашучылар татар өстәл уеннары буенча турнир һәм татар базары оештырырга да тәкъдим иткән.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). «Урман күле» форумында катнашучылар Мәскәү шәһәрендә һәм өлкәдә «Татар Оскары», татар модасы атналыгы үткәрергә тәкъдим иткән. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү өлкәсе татар яшьләренең «Урман күле» II форумында катнашучылар шулай ук татар өстәл уеннары буенча турнир, татар базары, татар мөселман форумы оештырырга да тәкъдим иткән.

Мәскәү татарлары Штабы координаторы Гөлнара Яруллина әйтүенчә, «Урман күле» форумы нәтиҗәле узган һәм татар яшьләрен яңа проектларны гамәлгә ашыруга рухландырган.

3-5 ноябрьдә Домодедовода узган форумда бизнес, карьера, IT, дизайн, рухи-әхлакый үсеш төп темалар булган. Бу көннәрдә мәйданчыкларда «Татар спикинг клаб», төбәктә гамәлгә ашырыла торган татар проектлары күргәзмәсе эшләгән.

Форумда катнашучылар 2030 елга шәхси татар мәктәбе, радио, гаммәви мәгълүмат чарасы, музей ачылуын, яңа татар IT-авылы төзелүен, татар проектлары өчен инвестиция фонды булдырылуын, 2050 елга исә татар теленең Россиядә икенче дәүләт теле булуын тели, диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10