ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Томскида берничә предприятиедә булып, өлкә губернаторы белән очрашачак

8 ноябрь 2018, 09:43 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Рөстәм Миңнеханов Томскида берничә предприятиедә булып, өлкә губернаторы белән очрашачак Рөстәм Миңнеханов өлкәдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашыр, Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгы уңаеннан концерт карар дип көтелә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашачак, өлкәдәге берничә предприятие эшчәнлеге белән танышачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында яклар республика һәм өлкә арасында сәүдә-икътисади, гуманитар элемтәләрне киңәйтү чаралары хакында фикер алышачак, шулай ук хезмәттәшлек турындагы берничә документка кул куячак.

Россиянең әлеге ике төбәге арасында сәүдә әйләнеше 1,7 миллиард сум тәшкил итә. Татарстан Томск өлкәсенә җиңел һәм йөк автомобильләре, пыяла, медицина җиһазлары, дарулар чыгара. Томск өлкәсе исә республиканы медицина һәм кондитер эшләнмәләре, консервалар белән тәэмин итә.

Моннан тыш, ТР Президенты радиоэлектроника җитештерү буенча махсуслашкан «Микран» фирмасы һәм «Сибур-Томскнефтехим» тикшеренү оешмасы эшчәнлеге белән танышачак.

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов өлкәдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашыр, шулай ук Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган концертны тамаша кылыр дип көтелә.

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10