ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

8 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

8 ноябрь 2018, 21:00

8 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсендә эшлекле сәфәрдә, Татарстан мөфтие Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Казанда Җәмигъ мәчете шәһәр үзәгендә төзеләчәк / Мәчет төзелеше турындагы фикерне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хуплады.

Казанда Җәмигъ мәчете шәһәр үзәгендә төзеләчәк

Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар чыгара башлый / Аудиокитаплар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән дөнья күрәчәк.

Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар чыгара башлый

Үзара салым: күпнеке – күп, азныкы аз була - "Шәһри Казан" газетасы / Елга бер тапкыр түләнә торган үзара салым акчасын нинди максатларга тотасын авыл кешеләре үзләре хәл итә.

Үзара салым: күпнеке – күп, азныкы аз була -

Томск өлкәсе губернаторы Рөстәм Миңнехановны «Богашёво» аэропортында каршы алган / ТР Президенты Томск өлкәсе башлыгы белән төбәкләр арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү чаралары хакында фикер алышырга ниятли.

Рөстәм Миңнехановны «Богашёво» аэропортында Томск өлкәсе губернаторы  каршы алган

Васил Шәйхразиев татар халкы стратегиясе турында фикер алышу башлануын әйтте / Кичә фикерләшүдә Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Фәннәр академиясе һәм Халыклар дуслыгы ассамблеясе вәкилләре катнашкан.

Васил Шәйхразиев татар халкы стратегиясе турында фикер алышу башлануын әйтте

“Хозур ТВ” балалар өчен кастинг игълан итә / Кастингка 7-8 яшьлек балалар чакырыла.

“Хозур ТВ” балалар өчен кастинг игълан итә

Кәҗә асраучыларга тиешле субсидия якын арада таратылачак – авыл хуҗалыгы министрлыгы / “Шәхси хуҗалыкларга акча шушы арада китәчәк”, - диде министр урынбасары Ришат Хәбипов.

Кәҗә асраучыларга тиешле субсидия якын арада таратылачак – авыл хуҗалыгы министрлыгы

Татарстан мөфтие Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте / Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай.

Татарстан мөфтие Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Чистай халкы Гаяз Исхакый музеен үз авылында калдыруны сорый / Дәүләт Советы депутаты әйтүенчә, 25 октябрьдә Яуширмәгә баргач, музейның бүгенге хәле турында сөйләшү булган.

Чистай халкы Гаяз Исхакый музеен үз авылында калдыруны сорый

Мәскәү татарларының аксакалы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат / Әгъдәс Борһанов өч йөзләп фәнни хезмәт һәм 15 китап авторы, 98 яшенә кадәр язуын дәвам иткән.

Мәскәү татарларының аксакалы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат

Татарстанда сыер тотучыларга ярдәм чаралары артырга мөмкин / Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов биштән сигезгә кадәр сыер асрый торган мини-ферма төзелешенә ихтыяҗ зур булуын әйтте.

Татарстанда сыер тотучыларга ярдәм чаралары артырга мөмкин

Томск татарлары Татарстан Президентыннан шәһәрдәге Татар бистәсен саклауда ярдәм сорады / «Республикада тарихи-мәдәни мирасны саклауда тәҗрибә зур. Белгечләр җибәрербез, алар сезгә ярдәм итәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10