ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмара районы авыллары юлларына вак таш түшәү өчен 1 миллион сум акча тотылган

8 ноябрь 2018, 04:00

Сәрдекбаш авыл җирлегендә үткән 2017 елда үзара салым акчаларына 2 миллион 344 мең сумнан артыграк эшләр башкарылган.

(Кукмара, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы авылларында 777 метр юлга вак таш түшәү өчен генә дә 1 миллион сумнан артыграк акча тотылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сәрдекбаш авыл җирлегендә үткән 2017 елда үзара салым акчаларына 2 миллион 344 мең сумнан артыграк эшләр башкарылган.

Моннан тыш, Уразай халкын су белән тәэмин итү, аның проектын тикшерү, проектка экспертиза ясау эшләре 502 мең сумнан артып киткән.

Шулай ук Сәрдекбашта ике зират коймаларын яңарту, Тырыш авылында су башнясын койма белән әйләндереп алу, авылларда янгын гидрантлары, өч насос, янгынга каршы җайланмалар алып урнаштыру, Яңа Сәрдек территориясен төзекләндерү эшләре дә үз чиратында үтәлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10