ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чистай районы хастаханәсендә пациентлар комитеты оештырылган

8 ноябрь 2018, 05:00

Пациентлар комитетының беренче утырышы Чистайның Балалар поликлиникасы эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләргә багышланган.

(Казан,  8 ноябрь, «Татар-информ). Чистай районы хастаханәсендә оештырылган пациентлар комитетына нәни пациентларның ата-аналары, территораль иҗтимагый совет җитәкчеләре һ.б. кергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комитет медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, халык сәламәтлеген саклау мәсьәләләрендә хастаханә эшчәнлегенә ярдәм итү максатыннан оештырылган.

Пациентлар комитетының беренче утырышы Чистайның Балалар поликлиникасы эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләргә багышланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10