ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубайда кече эшмәкәрлек турында сөйләштеләр

8 ноябрь 2018, 01:00 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубайда кече эшмәкәрлек турында сөйләштеләр Район башлыгы билгеләп үткәнчә, эшкуарлыкның төп бурычы – канун кысаларыннан чыкмау.

(Аксубай, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Айдар Моратшин). Аксубай районында эшмәкәрләрнең хакимият вәкилләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча очрашуы булып үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Камил Гилманов алып барган киңәшмәдә канундагы үзгәрешләр белән дә таныштылар.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, эшкуарлыкның төп бурычы – канун кысаларыннан чыкмау. Агымдагы мәсьәләләрне хәл итүне, канундагы үзгәрешләр белән танышуны үз эченә алган бүгенге очрашу да нәкъ менә шуңа юнәлтелгән.

Кече эшкуарлык субъектларын тикшергәндә ачыкланган төп кагыйдә бозулар һәм таләпләр турындагы доклад белән Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов чыгыш ясады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10