ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында җиде гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырылды

8 ноябрь 2018, 00:00 , Фото: Ландыш Зыякова

Чирмешән районында җиде гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырылды Бүген ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.

(Чирмешән, 8 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Шушы көннәрдә яшьләрнең ял итү үзәгендә  7 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Районда сертификатларны гел тантаналы шартларда тапшырабыз. Кызганычка, районда демографик күрсәткеч белән мактана алмыйбыз, балалар узган елгыдан азрак туды. Быел ел башыннан барлыгы 47 сертификат бирелде", - ди Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина. 

Бүген ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10