ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Павел Колобков Казанның Волейбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә алачагын әйтте

7 ноябрь 2018, 21:36 , Фото: архив/Михаил Захаров

Павел Колобков Казанның Волейбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә алачагын әйтте Дөнья беренчелеге 2019 елның ноябрь уртасында узачак.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков Казанның Волейбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү мөмкинлеге турында сөйләде.

«Дөнья чемпионатын көтәбез, аны үткәрүгә дәгъва итеп өч ил гариза биргән. Болар - Мексика, Катар һәм Россия. Волейбол - үткәрү өчен иң катлаулы спорт төрләре өчлегендә, чөнки 6-7 шәһәр катнаша. Россиядә волейбол бик популяр, шуңа күрә конкурста җиңәрбез дип өметләнәбез. Казан, җиңгән очракта, уеннар узачак шәһәрләр исемлегендә», - диде министр.

  • Быел узган Дөнья чемпионатында Россиянең җыелма командасы бары тик 5-6нчы урыннарны гына алды. Өченче төркем этабында җыелма команда Бразилия һәм АКШ көндәшләрен алга уздырып, өченче урында калды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10