ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

7 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

7 ноябрь 2018, 21:00

7 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татарстан Хөкүмәте Россия Спорт министрлыгы белән хезмәттәшлек итәчәк, Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды, "Шаян ТВ" эфирга тәүлек буе чыгачак.

Татарстан Президенты республикада вәзгыятьнең киләчәктә дә тотрыклы булып калуын теләде/ Татарстан Президенты юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре тапшырды.
Татарстан Президенты республикада вәзгыятьнең киләчәктә дә тотрыклы булып калуын теләде
Рөстәм Миңнеханов белән Россия спорт министры үзара ярдәм турында килешү имзалады/ Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков II Дәүләт-хосусый партнерлык тармак форумында катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов белән Россия спорт министры үзара ярдәм турында килешү имзаладылар

Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Октябрь революциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады/
"Татарстан Республикасы – төрле милләт, дин һәм традиция кешеләре өчен уртак йорт", - диелә ТР Дәүләт Советы Рәисе мөрәҗәгатендә.

Фәрит Мөхәммәтшин Октябрь революциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады

Казанда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды/ “Үзе монда тумаса да, әнисе безнең яклардан, шуңа күрә без аны үзебезнеке дип саныйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Казанда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды

Разил Вәлиев Рудольф Нуриевның татар халкын танытуда ролен билгеләп узды/ Дәүләт Советы депутаты сүзләренчә, Нуриевның татар икәнен белгәч, чит ил кешеләренең татарга мөнәсәбәте үзгәрә.

“Шаян ТВ” телеканалы балалар өчен яхшы эчтәлекле мультфильмнар гына сайлануын гарантияли/ "Шаян ТВ" балалар телеканалы 12 ноябрьдә старт алачак.

“Шаян ТВ” телеканалы балалар өчен яхшы эчтәлекле мультфильмнар гына сайлануын гарантияли

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты башланды/ Ярышларда 61 төбәктән 900дән артык спортчы катнаша.

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты башланды

Татарстанда көннәр суытачак/ Иртәгә республикада юеш кар, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Татарстанда көннәр суытачак


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10