ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казанда татарча сөйләм теленә ия булган ата-аналар өчен конференция үткәрелә

7 ноябрь 2018, 19:49

Казанда татарча сөйләм теленә ия булган ата-аналар өчен конференция үткәрелә Конференция "Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына багышлана.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 18 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә IT-паркта татарча сөйләм теленә ия ата-аналар өчен конференция оештырыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Мәгариф» ассоциациясе ярдәмендә оештырылган махсус конференция "Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына багышлана.

Конференциядә кызыклы спикерлар чыгышы каралган: яшь галимнәр, психологлар, юристлар, тәҗрибәле ата-аналар, балалар тәрбияләү үзәкләре һ.б. Теләгән кешегә белгечләргә сорау бирү мөмкинлеге дә булачак.

Конференциядә 300 кеше катнаша ала.

Урыннар саны чикле булу сәбәпле, сылтама буенча теркәлергә кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10