ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитетына WHC сертификаты озайтылып тапшырылды

7 ноябрь 2018, 18:33 , Фото: dumrt.ru

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитетына WHC сертификаты озайтылып тапшырылды ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты - Россиядә Бөтендөнья «Хәләл» советы шаһәдатнамәсен алуга ирешкән бердәнбер вәкил.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 28-30 октябрьдә Истанбулда Бөтендөнья «Хәләл» советының 16нчы Генераль Ассамблеясында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитетына WHC сертификаты озайтылып тапшырылды. Бу турыда нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бөтендөнья Хәләл Советы (World Halal Council) 1999 елда Индонезиядә “бөтен дөньяда Хәләл сертификацияләү органнары арасында кардәшлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту” максатыннан оештырыла.

Документ Ассамблея утырышларында тавыш бирү һәм аның эшчәнлегендә катнашу хокукын бирә. Шул рәвешле, әлеге абруйлы оешманың сертификаты Комитетның халыкара дәрәҗәдә танылуына дәлил булып тора. Беренче тапкыр WHC әгъзасы булып Комитет 2014 елда сайлана.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Ассамблея йомгаклары буенча Бөтендөнья «Хәләл» советының шаһәдатнамәсен алуга ирешкән бердәнбер Россия вәкиле булып калды.

Хәзерге вакытта Совет дөньяның дистәләгән илен берләштерә һәм хәләл индустрия өлкәсендә җайга салуны тәэмин итүче орган булып тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10