ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Рудольф Нуриев белән ничек танышканын сөйләде

7 ноябрь 2018, 18:19 , Фото: архив/Михаил Захаров

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Рудольф Нуриев белән ничек танышканын сөйләде Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры әйтүенчә, атаклы биюче үзе дә Казан театры белән элемтәләр эзләгән.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов мәшһүр биюче Рудольф Нуриев белән танышкан вакытларын исенә төшерде. Бу хакта ул атаклы балет остасына һәйкәл ачылышында сөйләде. 

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Рудольф Нуриев белән 1989 елда танышканын әйтте. Ул хатирәләрен яңартты: “Аның безнең театр белән элемтә эзләве турында мәгълүмат ишеткән идем. “Сильфида” репетициясе вакыты иде. Грим бүлмәсен ачып җибәргән идем – Нуриев басып тора. “Мин - Татар театры директоры, хезмәттәшлек тәкъдим итәм”, - дидем”. 

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, ул вакытта Рудольф Нуриев, авырса да, иҗатын дәвам итү юлларын эзләгән. Директор шул вакыттагы очрашуны искә төшерде. “Ул миңа: “Тәнәфестә мине табарсың”, - ди. Мин әйтәм: “Анда берничек эләгеп булмаячак сезгә”, - дим. Ә ул: " Теләсәң – табасың”, - диде”. 

Ул, спектакль тәмамлангач, сәхнәгә менүгә ирешкәнен, Рудольф Нуриев белән дә, театрның баш балетмейстеры Олег Виноградов белән дә очраша алганын әйтте. “Виноградов миннән: “Сез кем?” - дип сорагач, “Татар театры директоры”, - дидем. Рудольф Нуриев миңа: “Әнием Казан ягыннан”, - диде. Шул вакытта мин аның үзебезнең кан кешесе булуын аңладым”, - диде.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Рудольф Нуриевның сыйныфташыннан килгән телеграмманы да укыды. Анда Нуриевның чит илдә ир-ат биюен танытуы – төп казанышы буларак билгеләп үтелә.

  • Балет остасы Рудольф Нуриев, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чакыруы буенча, 1992 елда Казанга килә. Биюче карьерасын тәмамлаган була, Казанда Концертлар залында симфоник оркестрга дирижерлык итә. Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Щелкунчик”та дирижер пульты артына баса.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10