ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Шаян ТВ” балалар өчен яхшы эчтәлекле мультфильмнар гына сайланачагын гарантияли

7 ноябрь 2018, 17:13 , Фото: Михаил Захаров

“Шаян ТВ” балалар өчен яхшы эчтәлекле мультфильмнар гына сайланачагын гарантияли "Шаян ТВ" балалар телеканалы 12 ноябрьдә старт алачак.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Шаян ТВ” телеканалын оештыручылар балалар өчен бары тик яхшы мультфильмнар гына тәрҗемә ителгәнлеген гарантияли. Бу хакта бүген "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

Илшат Әминов телеканалның төрле гаиләләр өчен дә кызыклы һәм балалар өчен популяр булачагын ассызыклый. “Без сайлаган мультфильмнар яхшы сыйфатлы һәм яхшы эчтәлекле, мультфильмнарга күп тавышлы тәрҗемә ясалды, алар балаларга ошарга тиеш”, - ди ул.

Оештыручылар балаларның ихтыяҗлары өйрәнелүен, моның өчен “Сәләт” оешмасы белән элемтәдә торуларын, мәктәпләрдә булуларын әйттеләр. Әйтелгәннәрдән аңлашылганча, нигездә очрашулар татар мохитле уку йортларында барган.

Илшат Әминов телеканал 12 ноябрьдә старт алганнан соң үзләренең тамашачы реакциясен көтүләрен әйтте. “Әти-әниләр безнең фокус-төркемдә. Кайсы проект уңышлы киткәнен, кайсысының китмәгәнен күзәтеп торачакбыз. Бу канал бик мобиль булырга тиеш”, - ди ул.

Оештыручылар бу мәсьәләдә үзләре таяна алган җитди тикшеренүләр булмавын әйтә. Киләчәктә алар үзләре өчен булган тикшеренүләргә аудиториянең милли составын да кертү кирәклеген белдерә.

“Шаян ТВ” телеканалы журналистлар белән беренче нәтиҗәләрне 100 көннән ясарга җыена.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10