ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда көннәр суытачак

7 ноябрь 2018, 16:14 , Фото: архив tatar-inform

Татарстанда көннәр суытачак Иртәгә республикада юеш кар, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 ноябрьдә, Татарстанда көннәр салкынайта. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

“Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Урыны белән юеш кар явачак һәм шактый суытачак. Юлларның кайбер урыннарында бозлавык булырга мөмкин”, - диелгән фаразлауларда.

9 ноябрьдә Татарстанга салкын Арктика һавасы киләчәк. Төнлә һава температурасы 0...-5 градус, көндез +4...-1 градуска кадәр булачак.

Көннәр атна ахырына кадәр тагын да салкынаячак. Шимбә төнлә -3..-8 градус, көндез температура бары тик -1 градуска кадәр генә күтәреләчәк. Якшәмбе Татарстанда салкын Арктика антициклоны хөкем сөрәчәк, ул төнлә һәм көндез дә түбән температура алып киләчәк. Явым-төшем көтелми.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10