ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Илшат Әминов "Шаян ТВ”ның максатын Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйразны чигерүдә күрә

7 ноябрь 2018, 16:24 , Фото: Михаил Захаров

Илшат Әминов Журналистлар белән очрашуда татар телендәге телеканалның балалар өчен популяр булачагы билгеләп үтелде.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар дөньясында бердәнбер махсус балалар телеканалы үз алдына Гаяз Исхакый билгеләгән вакыт аралыгындагы инкыйразны чигендерү максатын куя. Бүген "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистлар белән очрашу вакытында “Шаян ТВ” балалар каналының максат-бурычлары турында да сөйләде.

Илшат Әминов билгеләп үткәнчә, балалар телеканалы үз алдына балалар өчен татар мохитен арттыру максатын куя. Татар телендәге телеканалның балалар өчен популяр булачагы билгеләп үтелде.

“Һәрберебез татар теленә, татар мәдәниятенә ихтыяҗ булсын өчен булдыра алганның барысын да эшләргә тиеш. Максатыбыз - Гаяз Исхакый билгеләгән вакыт аралыгындагы инкыйразны мөмкин кадәр чигерү, - диде Илшат Әминов. – Ә нәтиҗәләрне тарих үзе ясаячак”.

“Бу канал күңел ачу һәм мәгърифәти канал да. Безнең төп партнерыбыз – Татарстан Мәгариф министрлыгы. Без көнсаен алар белән киңәшләшәбез. Безнең белем бирүгә юнәлтелгән тапшыруларыбыз мәктәп программасын кабатламаса да, алар белән ярашып барачак”, - диде Илшат Әминов.

“Шаян ТВ” каналында 20дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар, телевизион уен-шоулар һәм викториналар, шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы мультипликацион фильмнар, фәнни-популяр, документаль, әдәби жанрлардагы дөньякүләм танылган иң яхшы тапшырулар урын алачак.

Эфирның төп өлешен 6 сәгатьлек блок: 1 сәгать 45 минут телевидение җитештергән тапшырулар һәм 4 сәгать 15 минут татар теленә тәрҗемә ителгән контент тәшкил итәчәк. Тәүлегенә ул дүрт тапкыр кабатланачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10