ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Шаян ТВ" балалар каналы 12 ноябрьдә эфирга чыгачак

7 ноябрь 2018, 14:15 , Фото: Михаил Захаров

"Шаян ТВ" каналы 20дән артык тапшыру чыгарачак.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Шаян ТВ" балалар каналы 12 ноябрьдә эфирга чыгу өчен тулысынча әзер. Бу хакта бүген матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу вакытында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов игълан итте.

Балалар каналының Shayantv.ru сайты да шул ук көнне эшли башлаячак.

Бүген "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналистларга "Шаян ТВ" балалар каналын һәм аның контентын тәкъдим итте.

"Шаян ТВ" каналы 20дән артык тапшыру чыгарачак. 6 сәгатьлек блокның 1 сәгать 45 минуты телеканал җитештергән продукт, 4 сәгать 15 минуты тәрҗемә контенты булачак.

Илшат Әминов, журналистлар белән җыелып, 100 көннән соң беренче нәтиҗәләрне ясарга тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10