ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Рөстәм Миңнеханов Казанда ачык һавада бассейннар төзергә тәкъдим итте

7 ноябрь 2018, 13:30 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов Казанда ачык һавада бассейннар төзергә тәкъдим итте   Яңа спорт корылмалары дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге механизмын кулланып төзелергә мөмкин.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы ярында ачык бассейннар төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирергә тәкъдим итте. Ул бассейннарда спортчылар апрельдән алып сентябрь аена кадәр шөгыльләнә алачак.

Президент үз тәкъдимен «Казан Арена» стадионында «Спорт индустриясенә инвестицияләр» II Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге буенча тармак форумында җиткерде.

«Бездә су күп, ә коену урыны юк диярлек. Әгәр дә без суны җылытсак, анда апрельдән сентябрь ахырына кадәр рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнергә була», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Форумда Россиядә бүгенге көндә физик культура һәм спорт өлкәсендә 96 млрд инвестиция күләме белән дәүләт-шәхси партнерлыгының 56 проекты тормышка ашырылып килүе әйтелде.

2017 елда Россия Спорт министрлыгы әлеге өлкәдә шөгыльләнүче төбәкләргә федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирү турында карар кабул итте.

2018-2020 елларга ул 750 млн сум каралган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10