ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

«Казан Арена» стадионы бизнес җәлеп итү өчен 80 мең квадрат метр мәйдан бүлеп бирә

7 ноябрь 2018, 12:50 , Фото: Ильнар Тухбатов

«Казан Арена» стадионы бизнес җәлеп итү өчен 80 мең квадрат метр мәйдан бүлеп бирә Бүген «Казан Арена» стадионында II Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге буенча тармак форумы ачылды.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). «Казан Арена» стадионында шәхси бизнесны үстерү өчен урын калмаган диярлек. Шунлыктан дирекция мәйданнарны нәтиҗәле файдалану өчен урыннарны яңадан планлаштыра. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган форумда хәбәр итте.

«Биредә буш урыннар юк. Әмма команда заем акчасын куллана һәм архитектура ягыннан башкача булган мәйданнарны файдалана. Бүгенге көндә инфраструктураны киңәйтү эшләре бара, 80 мең квадрат метр мәйдан биредә бизнесны җәлеп итү өчен әзер булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты стадионның башка спорт объектлары өчен үрнәк булачагын әйтте. «Без 50 процент чыгымнарны түлибез, калганын үзләре эшләргә тиеш. Түләүле хезмәтләрне арттырырга кирәк. Әмма бу балалар мәктәпләрен арттыруга, спортчыларны әзерләүгә зыян китерергә тиеш түгел», — диде Татарстан Президенты.

  • Бүген «Казан Арена» стадионында «Спорт индустриясенә инвестицияләр» II Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге буенча тармак форумы ачылды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10