ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты республикада вәзгыятьнең киләчәктә дә тотрыклы булып калуын теләде

7 ноябрь 2018, 11:07 , Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты республикада вәзгыятьнең киләчәктә дә тотрыклы булып калуын теләде Татарстан Президенты юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре тапшырды.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Елена Сәлахова). Татарстанның анда яшәүчеләр өчен тотрыклы мәйдан булуын телим, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырганда әйтте.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә "Форд Фокус” маркалы 23 автомобиль ачкычы тапшырылды.

“Кадерле дуслар, беренче чиратта сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, хезмәтегез өчен рәхмәт. Республикада вәзгыять тотрыклы.

Вручение Президентом Республики Татарстан
Р.Н. Миннихановым
автомобилей подразделениям ГИБДД МВД по Республике Татарстан.

Хокук саклау системасының ныклы хезмәте нәтиҗәсендә транспорт куркынычсызлыгы өлкәсендә уңай үсеш бара. Татарстанның анда яшәүчеләр өчен тотрыклы мәйдан булуын телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Республика Дәүләт инспекциясе автопаркы быел ике йөзләп автомобильгә тулыланды. Аларның яртысы республика бюджеты хисабыннан алынган.

“Соңгы елларда юлларда имгәнүләр ике тапкырга кимеде. Транспорт белән тәэмин ителеш йөз процент диярлек”, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча башлыгы Артем Хохорин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10