ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Татар дөньясы

Арчада "Тукай юлы"н җәяүләп уздылар

7 ноябрь 2018, 09:16 , Фото: Ленар Гобәйдуллин

Арчада 19 чакрымлык җәяүле сәяхәт, Түбән Мәтәскәдә башланып, Яңа Кырлайда тәмамланды.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә,  6 ноябрь Татарстан Конституциясе көнендә, Арчада "Тукай юлы" җәяүле маршрутын сынау булды. Бу хакта "Татар-информ"га район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов хәбәр итте.

19 чакрым араны 15 кеше җәяүләп үтте. Маршрут Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары аша үтеп, Яңа Кырлайда тукталды.

Барлык сәяхәтчеләр Тукай музеенда кунак булды. Ара ераклыгы, көзге көн, авыл юллары сәяхәтчеләрне куркытмады. Җәяүле юлдашлар арасында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, ТР Президенты ярләмчесе Олеся Балтусова да бар иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10