ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтияте Мәүлид ән-Нәбигә әзерлекне башлап җибәрде

7 ноябрь 2018, 07:25 , Фото: http://dumrt.ru

Татарстан мөфтияте Мәүлид ән-Нәбигә әзерлекне башлап җибәрде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех Әбдерразак Әс-Сәгъди белән очрашты.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә, 6 ноябрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех Әбдерразак Әс-Сәгъди белән очрашуда мөфтиятнең Мәүлид ән-Нәбигә - Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәменә әзерлек эшләре турында сөйләште. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил хәзрәт галим белән чараның программасы турында фикер алышты, аны уздыру буенча киңәш-тәкъдимнәрен тыңлады.

Профессор очрашу барышында мөфтигә Болгар ислам академиясендә уку-укыту торышы турында хәбәр итте һәм Әбделмәлик Габдрахман Әс-Сәгъди китабын бүләк итте.

  • Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме быел Татарстанда алтынчы мәртәбә зурлап уздырылачак.

“Мәүлидне без үзебезнең гореф-гадәтләребезгә таянып уздырырга тырышабыз. Элегрәк ул өйләрдә, мәчетләрдә җыелып музыкасыз үткәрелгән. Мөселманнар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көне дип, салаватлар әйткән, касыйдәләр укыган. Әлбәттә, хәзер бераз заманчарак билгеләп үтәбез”, - дигән иде Камил Сәмигуллин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10