ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лениногорскиның Урдалы авылы солдаты 75 елдан соң авылына “кайтты”

7 ноябрь 2018, 03:00 , Фото: zamansulyshy.ru

Лениногорскиның Урдалы авылы солдаты 75 елдан соң авылына “кайтты” Бөек Ватан сугышы елларында геройларча һәлак булган Гәрәев Минзөфәр Зәки улының җәсәден туган авылында җирләделәр.
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы", Розалия Мостафина). Смоленск шәһәрендә эзләнүләр вакытында 15 солдат җәсәде табыла. Шуның берсен генә ачыклый алалар, ул безнең якташыбыз, дип яза Лениногорски район газетасы.
 
 Аны медальоны аша беләләр. Монда хәбәр иткәч, Минзөфәр Зәки улының апасының малае – Фәнис Гайнетдинов алып кайта.
 
Минзөфәр Гәрәев 18 яшендә Бөек Ватан сугышына китә. Кызганыч, 2 елдан соң, Смоленск җирендә 1943 елда  һәлак була.
 

Солдатны җирләү чарасы башта авыл мәдәният йорты янында митинг белән башланды. Аннан мәет авыл зиратына алып барып, Коръән сүрәләре укып җирләнде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10