ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе районында ун айда вафат булучылар туучыларга караганда ике тапкыр күбрәк

7 ноябрь 2018, 01:00

Быелның 10 аенда районда 212 сабый дөньяга килгән.
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Быелның 10 аенда Әгерҗе районында 104 малай һәм 108 кыз бала туган, дип яза район басмасы. 
 
55 гаиләдә – беренче, 92 гаиләдә – икенче, 39 гаиләдә – өченче, 26 гаиләдә дүртенче һәм күбрәк бала туган.
 
Кызганыч, әмма  үлүчеләр саны ике тапкырга күбрәк. Бу чорда 412 кеше – 196 ир-ат, 216 хатын-кыз вафат булган.
 

95 пар никахын рәсмиләштергән, 85 пар аерылышкан, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10