(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры коллективын 85 яшьлек юбилеен Салих Сәйдәшев образын сәхнәгә чыгарган «Гөләндәм туташ хатирәсе» мелодрамасы белән каршы алды. Спектакль театрның юбилей кичәсендә тәкъдим ителде.
Спектакль күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 еллыгына, бөек композитор Салих Сәйдәшевның тууына 120 еллыкка багышланган.
Әмирхан Еникиның шул исемдәге әсәренә Илһам Гали псевдонимы астында режиссер Рәшит Заһидуллин белән драматург Шамил Фәрхетдин тандемы инсценировка ясаган.
Салих Сәйдәшев образын сәхнәдә театр артисты Зөлфәт Закиров гәүдәләндерде. Гөләндәм туташ ролендә – Резеда Сәләхова. Спектакльдә эпизодик булган Кәрим Тинчурин ролендә Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдинов.
Спектакльнең рәссамы – Булат Ибраһимов. Композитор – Юрий Чаплин.