ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчурин театрының 85 еллык юбилеенда өч актерга мактаулы исем бирелде

6 ноябрь 2018, 23:20

Тинчурин театрының 85 еллык юбилеенда өч актерга мактаулы исем бирелде Юбилей кичәсе театрның премьерасы белән башланды.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры коллективын 85 яшьлек юбилей тантанасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова театр артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина һәм Рөстәм Гайзуллинга Татарстанның атказанган артистлары дигән мактаулы исем бирелүе турында игълан итте.

Юбилей кичәсе 6 ноябрь кичендә театрның премьерасы белән башланды. Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Әмирхан Еники әсәре буенча «Гөләндәм туташ хатирәсе» мелодрамасын чыгарды.

Спектакльдән соң сәхнәгә театрның труппасы һәм җитәкчеләре чакырылды. “Безнең яраткан театрыбыз тамашачыларга рухи хезмәт күрсәтә, ул һәрвакыт иҗат юлында”, - диде Эльвира Камалова. Ул татар театры үсешенә керткән өлеше өчен театр коллективына татар һәм рус телләрендә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның сәламнәрен һәм тәбрикләү сүзләрен дә министр урынбасары җиткерде.

“Бик авыр заманнарда авыл хезмәтчәннәре ихтыяҗында барлыкка килеп, милләтебезгә ярты гасырдан артык күчмә театр сыйфатында хезмәт күрсәтте. Быел театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә 30 ел тулды. Театр бу исемне лаеклы йөртә”, - диелгән Минтимер Шәймиевның тәбрикләү хатында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10