ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апасның Каратун авылыннан Талия әби Латыйпованы Президент тәбрикләде

6 ноябрь 2018, 23:00 , Фото: apastovo.ru

Апасның Каратун авылыннан Талия әби Латыйпованы Президент тәбрикләде Ул 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Талия әбине күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды, дип яза Апасның "Йолдыз" басмасы. 
 
Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады, бүләген ирештерде.Талия әби тумышы белән Болынбалыкчы авылы кызы. Морзалар авылы егете белән тормыш корып, шактый еллар ерак Камчатка якларында яшиләр. Өч ир бала тәрбияләп үстереп, аларны олы тормышка аяк бастыргач, туган якларына кайтып төпләнәләр. 
 
Бүгенгесе көндә Талия әби ялгызы гына гомер кичерә. Уллары, оныклары да бик еш әниләре янына кайтып, ярдәм итә. Кызганыч, Талия апа үз аяклары белән хәрәкәтләнә алмый. Ул күршесе Роза апа Хәйруллина һәм социаль хезмәткәр Рушания Латыйпова ярдәмен тоеп яши. Алар Талия апа янында көне буе булып, булышып тора. 
 

"Талия апа бик акыллы, ярдәмчел, кешелекле ул. Без аны бер дә ташламыйбыз.Һәрчак аның янында булып торабыз", - ди Рушания Латыйпова.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10