ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайның Актүбә мәктәбе укучылары Сөмбеләне борынгы замандагыча уздырган

6 ноябрь 2018, 20:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайның Актүбә мәктәбе укучылары Сөмбеләне борынгы замандагыча уздырган Актүбәнең 3 нче номерлы урта мәктәбендә Сөмбелә бәйрәмен уздыру традициягә әйләнгән.
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Гөлнара Җиһаншина). Сөмбелә бәйрәме Актүбә укучыларын ХVII гасырга алып кайткан, дип яза район басмасы. 
 
Актүбәнең 3 нче номерлы  урта мәктәбендә Сөмбелә бәйрәмен уздыру матур традициягә әйләнде. Башка еллар белән чагыштырганда, быелгы бәйрәмебез үзенчәлеклерәк булды. Укучыларыбыз ХVII-ХVIII гасыр тормышын чагылдырды. Өс киемнәре, күрсәтелгән күренешләре дә бик зәвыклы, матур булды.
 
Сөмбелә – ул көн белән төн тигезләшкән чакта үткәрелә торган бәйрәм. Зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар. Ул кызны төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Безнең бәйрәмдә Сөмбелә генә түгел, барлык укучылар да катлаулы сынаулар үттеләр: сорауларга җаваплар эзләделәр, кызыклы күренешләр күрсәттеләр, үзара ярыштылар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10