ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе кешесе “Авито“ аша бирелгән белдерү буенча мошенниклар кармагына эләккән

6 ноябрь 2018, 19:00

34 яшьлек ир 9 мең сум акчасыннан колак каккан.
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Валентина Долженкова). Кер юу машинасы алырга теләгән әгерҗеле белдерү бирүченең картасына 9 мең сум акча күчергән. Ә тегесе шул мизгелдә аның “Сбербанк“ картасыннан акчаны алган һәм юкка чыккан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Хәзер әлеге гамәл буенча җинаять эше кузгатылды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре исегезгә төшерә: интернет-сайтлар аша әйбер алырга теләсәгез, саткан кешенең ышанычлы булуына инаныгыз. Банк картасы яки акча күчерү белән бәйле гамәлләр башкарырга туры килгән очракта таныш булмаган кешеләр белән эш итмәгез. Аларның сүзләренә ышанмагыз. Әгәр алдауларын сизеп аласыз икән, шул минутта ук полициягә – 02 телефонына шалтыратыгыз.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10