ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда “Хизб ут-Тахрир”* башлыклары тоткарланган

6 ноябрь 2018, 12:33

Террорчыларны тоткарлау махсус операциясе республиканың Азнакай һәм Бөгелмә районнарында узган.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Федераль куркынычсызлык хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре Россиядә тыелган “Хизб ут-Тахрир” * халыкара террорчылык оешмасы башлыкларын тоткарлаган. Бу хакта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Террорчыларны тоткарлау махсус операциясе республиканың Азнакай һәм Бөгелмә районнарында узган.

“Тоткарланучылар чит илдәге кураторлары күрсәтмәсе буенча Россиядә антиконституцион эшчәнлек алып барган”, - диелгән ведомство матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ячейка әгъзалары мөселманнарны “Хизб ут-Тахрир” * террористик оешмасы сафларына җәлеп иткән.

Тентү вакытында фатирларда һәм йортларда “Хизб ут-Тахрир аль-Ислами”* пропаганда материаллары, шулай ук документлар һәм башкарылган эшләр хисабы , элемтә чаралары табылган.

* “Хизб ут-Тахрир” - Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10