ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Лиссабонда Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан күргәзмә ачылды

6 ноябрь 2018, 11:55 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Лиссабонда Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан күргәзмә ачылды “Татар милли мәдәнияте төсләре” экспозициясе татар халкы мәдәниятенең ачык һәм күпкырлы булуын күрсәтте.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Лиссабон Беренче славян мәктәбендә Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан “Татар милли мәдәнияте төсләре” экспозициясе ачылды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозиция Португалиядә татар мәдәнияте көннәре кысаларында ачылды.

Күргәзмәдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы арт-проектында катнашучы Татарстан һәм Башкортстанның атказанган рәссамнары эшләре куелган. 60 картинада татар халкының милли мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре чагылган.

“Татар милли мәдәнияте төсләре” экспозициясе татар халкы мәдәниятенең ачык һәм күпкырлы булуын күрсәтте.

Португалия тәрҗемәчесе Нина Герра Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына Марина Цветаеваның португалия теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр китабын бүләк итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10