ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Балтач районында ир балалар өчен ислам пансионаты ачыла

6 ноябрь 2018, 10:46 , Фото: архив/Рамиль Гали

Балтач районында ир балалар өчен ислам пансионаты ачыла
“Ярдәм” фонды пансионаты балаларны ислам рухында тәрбияләп, ислам дөньясы өчен имамнар, галимнәр әзерләүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). 9 ноябрьдә Татарстанда Балтач районы Бөрбаш авылында ир балалар өчен ислам пансионаты ачыла. Бу хакта “Ярдәм” хәйрия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа пансионатта якындагы авыллардан килгән 12-15 ир баланы түләүсез укыту, яшәтү һәм тукландыру планлаштырыла. Көндез алар гомумбелем мәктәбендә укыячак, кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия дәресләре алачак.

“Ярдәм” фонды пансионаты балаларны ислам рухында тәрбияләп, ислам дөньясы өчен имамнар, галимнәр әзерләүгә юнәлдерелгән.

Балтач районы Бөрбаш авылындагы элеккеге мәктәп бинасында ир балалар өчен ислам пансионатын ачуны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тәкъдим иткән.

Ташландыкка әйләнгән бина фонд меценатлары ярдәмендә тулысынча төзекләндерелгән һәм яңартылган.

Бәйрәм тантанасы иртәнге сәгать 9да башлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10