ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Актаныш вокаль ансамбле Татарстан этномәдәни фестивалендә лауреат булып танылды

5 ноябрь 2018, 23:00 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актаныш вокаль ансамбле Татарстан этномәдәни фестивалендә лауреат булып танылды Актив иҗат коллективларына акчалата сертификатлар тапшырылды.

(Актаныш, 5 ноябр, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" , Лилия Бәхтиева). ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мостафина җитәкләгән ансамбль “Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестивале лауреаты булып танылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада төрле милләт халык коллективлары чыгыш ясады.

Гала-концертта Актаныш районыннан Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортының вокаль ансамбле катнашып, уңышлы чыгыш ясады. 

“Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестиваль гала-концертында республикада яшәүче төрле милләт халкы профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективларының иң яхшы, дан казанган чыгышлары тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасының этномәдәни хәрәкәттәге иң актив катнашучыларына дәүләт бүләкләре, ә иҗат коллективларына акчалата сертификатлар тапшырылды. Әлеге матди ярдәм милли сәхнә киемнәре тектерүгә тотылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10