ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында җиңел машина йөртүчесе өч яшүсмерне бәрдергән

5 ноябрь 2018, 20:00

Һәлакәттә ике яшүсмер алынган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән, өченче малайны хастаханәгә алып киткәннәр.

(Әлмәт, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә төн уртасындаа Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында югары тизлек белән хәрәкәт итүче «Гранта» шоферы 16, 15 һәм 14 яшьлек өч баланы бәрдерә. Бу турыда район басмасы яза.

Яшүсмерләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.

Һәлакәттә ике яшүсмер алынган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән, өченче малайны хастаханәгә алып киткәннәр.

Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә. Ләкин бераздан аны тоткарлыйлар. Ул 26 яшьлек Казан шәһәре кешесе булып чыга. Тоткарлаган вакытта ир-ат исерек хәлдә булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10