ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмара балалар бакчасында "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы булды

5 ноябрь 2018, 19:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмара балалар бакчасында Быел "Ләйсән" балалар бакчасы ике дәүләт телен өйрәнү осталыкларының югары дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсендә грант отты.

(Кукмара, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Ләйсән" балалар бакчасында "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы булды. Биредә төрле авыллардан килгән бакча мөдирләре, тәрбиячеләр һәм оешма вәкилләре катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләр кунакларга "Алтын алма" татар халык әкияте буенча театр күрсәтте. Әлеге тамаша кыска гына булса да, бик тә мәгънәле эчтәлеккә ия иде. 

Икенче өлештә җәй көне Чүпрәле районына, "Ак калфак" оешмасы утырышына делегат булып барган әлеге балалар бакчасы мөдире Миләүшә Шаһабиева анда күргәннәре белән уртаклашты, фикер алышты, бәйрәм күренеше презентация белән үрелеп барды.

Быел "Ләйсән" балалар бакчасы ике дәүләт телен өйрәнү осталыкларының югары дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсендә грант отты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10