ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Шаян ТВ” телеканалы презентациясе журналистларга тәкъдим ителәчәк

5 ноябрь 2018, 17:21 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Канал 12 ноябрь 12.00 сәгатьтә эфирга тәүлек әйләнәсе чыгар дип планлаштырыла.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). 7 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә Казанда Ш.Усманов урамы, 9 йорт (“ТНВ”) адресы буенча тиздән - 12 ноябрьдә тәүлек әйләнәсе эфирга чыгачак  “Шаян ТВ” балалар каналына багышланган матбугат конференциясе уздырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Матбугат конференциясендә “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе” АҖ генераль директоры Илшат Әминев, “Шаян ТВ” балалар каналы башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова һ.б. катнаша.

  • 2018 елның 1 февраленнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Шаян ТВ” балалар каналы татар телендә сынау режимында ТНВ каналында эшли башлады.

Тапшыру 0-15 яшьлек балаларга адреслана. Хәзерге вакытта 30 минутлык блокка татар теленә тәрҗемә ителгән мультипликацион сериаллар, мавыктыргыч тапшырулар кертелгән. Тапшыруларны каналның төп геройлары Шаян һәм Биби алып бара.

  • “Шаян ТВ” балалар каналына тәүлек әйләнәсе эшли алу хокукын бирә торган телевизион лицензия 2018 елның 25 октябрендә алынды. Канал эфирга тәүлек әйләнәсе 12 ноябрь 12 сәгатьтә чыгар дип планлаштырыла.

Шулай ук бу көнне shayantv.ru сайты эшли башлау көтелә. Сайт ярдәмендә “ШАЯН ТВ” балалар каналын Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә карап булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10