ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Буада Бурундуковлар йортында - галерея, машина кую урынында кинотеатр ачарга телиләр

5 ноябрь 2018, 15:27 , Фото: buinsk-tat.ru

Буада Бурундуковлар йортында - галерея, машина кую урынында кинотеатр ачарга телиләр Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Буа туган якны өйрәнү музеенда рәсем сәнгате осталарын, мәдәният хезмәткәрләрен җыеп сөйләште.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Буада Үзәк мәйданны үзгәртеп кору турында рәсем сәнгате осталары, мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим кертә. Бу хакта Буа районының "Байрак" газетасы хәбәр итә. 

Җәмәгать активистлары октябрь ахырында фикер алышырга туган якны өйрәнү музеена җыелды.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов утырышта катнашучылар алдына шәһәр үзәгенә үзгәрешләр кертү белән бергә, булдырылачак объектларда ел әйләнәсе үткәреләчәк чараларны да барлау, ягъни мәдәни программа төзү бурычы да куйды.

Бу көнне шәһәр үзәгендәге тарихи бинаның – Бурундуковлар йортының беренче катын сәнгать галереясе итү тәкъдиме яңгырады. Катнашучылар анда күргәзмәләр дә, мастер-класслар, очрашулар, кичәләр, романс кичләре дә оештырырга мөмкин булуын әйттеләр.

Ял үзәге бинасы артындагы машиналар кую урынын яшьләр өчен урамда кино карау өчен мәйданчык итү теләге бар. Сурәтләрне диварга эленгән зур экраннан карыйсың, ә тавышын машина эчендә радиодулкын аша тыңлыйсың.

Бу очрашуда башка фикерләр дә яңгырады. Алар барысы да теркәп барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10